2018 елның 24 августында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә ел саен үткәрелә торган "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" хәйрия акциясенә йомгак ясалды.
Бер ай дәвамында акциядә дистәләгән битараф булмаган шәһәр халкы, яшь парлар, ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре катнашты. Уртак тырышлык белән ике күп балалы гаилә өчен, канцелярия товарлары һәм мәктәп кирәк-яраклары җыелды.
Акцияда барлык яшь парлар исеменнән, яшь гаилә ____ никахларын теркәгәннән соң, Идарә белгечләре белән бергә мәктәп кирәк-яракларын күп балалы Еркиннар и Махмутшиннар гаиләләренә тапшырдылар. Быел Еркина Екатерина һәм Махмутшин Тимур беренче сыйныфка баралар.
Исегезгә төшерәбез, хәйрия акциясенең максаты – авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә адреслы ярдәм күрсәтү. Мондый проектларны оештыру һәм үткәрү, беренче чиратта, традицион гаилә кыйммәтләрен актив пропагандалауга юнәлдерелгән.