Түбән Кама ГХАТ идарәсендә 1000-нче пар теркәлде

2018 елның 23 августы, пәнҗешәмбе

2018 елның 23 августында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә быелның меңенче пары теркәлде.

Юбилейлы "1000"  нче номер астындагы акт язуы Дмитровлар гаиләсенә  карата төзелде. Яшь пар, аларның әти-әниләре, шулай ук дуслары һәм якыннары өчен, бу күңелле сюрприз булды.

ГХАТ Идарәсе белгечләре яшь парга ак бәхет, гаилә иминлеге теләделәр, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Рәис улы Метшинның котлау открыткасын һәм бүләк сертификат тапшырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International