Азнакай шәһәрендә күптәнге традиция буенча тәбрикләү тантанасы узды.ГХАТ бүлеге Артур белән Алина гаиләсендә беренче бала булып туган сабыйны 300 нче акт белән теркәде. Әлеге күркәм вакыйга белән район башкарма комитеты җитәкчесе Шәмсетдинов Айдар Хәләфетдин улы чын күңелдән тәбрикләп, истәлекле бүләкләр тапшырды. Ул барлык кунакларны да киләчәк Республика көне белән котлады.