ЯҢАЛЫКЛАР


22
август, 2018 ел
чәршәмбе

Һәр ел саен 22 август - Россия Дәүләт флагы көне дип билгеләп үтелә. Әлеге көн бер яктан истәлекле булса, икенче яктан ватандашларыбыз алдында горурлык хисләре уята.

Нагимов Искәндәр һәм Закирова Гөлдания Россия Дәүләт флагы көнне үзләренең никахларын рәсми рәвештә теркәделәр. Бүлек җитәкчесе тарафыннан гаиләне колап истәлекле бүләк тапшырылды.

Нагимовлар гаиләсен гаилә корулары белән котлыйбыз!

2018 елның 22 августында яшь гаиләләрне һәм яңа туган сабыйларны теркәү тантанасында яңа өйләнешүчеләргә һәм яшь әти-әниләргә Россия Федерациясенең әләмен хәтерләткән флагчыклар тапшырылды. Әлеге россия флагы гражданлык һәм ватанпәрвәрлек хисләре кебек мәңгелек кыйммәтләр нигезендә җәмгыятне берләштерә.

 2018 елның 22 августында Алексеевск районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Урта Тигәнәле авыл җирлегенең хезмәт ветераннары булды. Ветераннар кияү һәм кәләш бүлмәсен карадылар, гаилә чараларына багышланган альбомны зур кызыксыну белән карадылар. Никахларны теркәү залында ГХАТ бүлеге  җитәкчесе аларга ГХАТ системасының тарихы турында сөйләде,  норматив документлар һәм  ГХАТ тарафыннан күрсәтелә торган электрон хезмәтләр белән таныштырды, аларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.

     2018 елның 22 августында Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә Мусаевлар гаиләсендә туган сабыйга исем кушу тантанасы узды.

2018 елның 22 августында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Сабировлар гаиләсенең алтын юбилейлары узды.

22 август көнне ЗАГС бинасының никахны теркәү  залында быел икенче сабыйлары туган бәхетле әни-бәбиләргә Ана капиталы сертификаты тапшырылды. Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район Пенсия Фонды җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина катнашып, яшь гаиләләргә изге теләкләрен юлладылар. Биредә катнашкан әниләрнең сабыйларына районда яңа гына гаилә корган яшьләр тарафыннан әзерләнгән күчтәнәч уенчыклар да бүләк ителде.


21
август, 2018 ел
сишәмбе

Лаеш районы Никольск авыл җирлегенең башлыгы 50 ел торган юбиляр гаиләләрне котлады. Тантаналы төстә юбилярларга Лаеш район башлыгы М. Афанасьев исеменнән акчалата бүләкләр тапшырылды.

 

Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә ветераннар һәм килүчеләр “Яратучы йөрәкләрдән изге эшләр” акциясендә  даими рәвештә һәм бик теләп катнашалар.

Әлмәт шәһәренең яшь парлары, гадәттәгечә, «мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» дигән хәйрия акциясендә  катнаша. Яшьләр алып килгән мәктәп кирәк-яраклары авыр тормыш хәлендә калган укучыларга тапшырылачак. Акциянең төп максаты – мохтаҗ булган сабыйларга матди ярдәм күрсәтү.Бу изге эштән битараф калмагыз, дуслар!


20
август, 2018 ел
дүшәмбе

     Яңа 1983 ел яңа танышулардан башланып китә. Сарман районы Иске Минзәләбаш авылының клубында яңа директор. Алабуга училищесын бетергән яшь Люциягә нәкъ шушы клубта директор булырга дип юллама бирелә. Озын чәчле чибәр кыз авыл егетлэренең күңелен шул арада яулап ала. Кичләрен эштән соң клуб ишек алдында Люцияне чәчәк тотып көтеп торучылар аз булмый. Алар арасында яшь крановщик Ришат та була. Башка егетләрдән йөгереп йөрүче Люция Ришатның тәкъдимен кире бора алмый, ул үзен озатырга ризалаша. Ришат абый белән Люция апа арасында шушы кичтә гыйшык уты янып та китә. Яңа мәхәббәт тарихы шулай башлана. Озак та үтми, яшьләр язылышалар. Ришат абый белән Люция апаның тормышларын нурландыручы 2 балалары һәм 4 оныгы  бар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International