Туй көненең датасын сайлау бик мөһим вакыйга. Чөнки яшьләрнең документларында гомерләре буе алар сайлаган сан булачак.
2018 елда туйлар өчен матур саннар бик күп. Нәкъ менә шундый көнне, 2018 нче елның 18 августында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 22 пар гаилә берлеген теркәделәр.
Мамадыш шәһәренең иң күркәм гаиләләренең берсендә чын баһадир туган. Исеме дә җисеменә туры килә – Добрыня Никитич. Яшь сабыйны теркәргә ГХАТ бүлегенә гаилә башлыгы Никита мөрәҗәгать итте.
Әти кешенең күзләрендә шатлыкның чиге юк иде: яраткан тормыш иптәше Снежана – 3300 гр. авырлыктагы Һәм 52 см. озынлыктагы бәхет җимеше бүләк иткән.
Әгәр дә туган көн бер үк конгә , әмма төрле елларга туры килсә – мөгаен андый кешеләрне «кояш буенча игезәкләр» яисә «кояшлы игезәкләр» дип атап була чөнки аларның кояшлары бер ук градуста яки курше градуста була.
Матур, 18.08.2018 датасында Лаеш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә 10 пар яшь пар язылышты. Бергә тормыш юлын узарга дигән карарыгыз ныклымы, чын күңелдәнме, иреклеме? дигән сорауга барлык кәләш, кияүләр Әйе дип җавап бирделәр. Яшь, бәхетле hәм матур парлар бу көнне законлы ир белән хатын дип игълан ителеп РФ яңа гаиләсе булдылар.
ЗАГС бүлеге җитәкчесе яшьләрне котлап бәхетле, матур тормыш, уңышлар теләде hәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
2018 елның 18 августында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 800 пар үзенең гаилә берлеген теркәде.
ГХАТ Идарәсе белгечләр Зиангиров Ильшат Рашат улын һәм Сабирова Эльвира Насих кызын никахлашу көне белән котладылар. Гаилә бәхетегез озын гомерле, якты булсын! Бер-берегезне яратывп, хөрмәт итеп яшәгез!
Аксубай районының үзәк паркында үз никахларын теркәү күркәм традиция булып китте. Узган җомгада яшь пар - Черкасовлар үзләренең туганнарына һәм якын кешеләренә генә түгел, Аксубайда яшәүчеләргә һәм паркта ял итүче кешеләргә дә бәйрәм бүләге иттеләр. Алар Аксубай муниципаль районының башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә үз никахларын теркәүче 50нче пар булдылар. Алар икесе дә Казан шәһәрендә торалар, тик үз мөнәсәбәтләрен теркәү өчен кәләшнең туган ягына - бәллүр чишмәләр иленә кайтканнар.
8 санының сихрилеге - 18 нче августата Мамадыш ГХАТ булегендә булган язылышу “бумының” сәбәпчесе булды. Бу көндә гаиләләрен теркәргә 15 пар гариза бирде.
Яшьләрнең бәхетенә хәтта табигать белән һава торышы да шатланды: август аеның җылы кояшы көләч нурлары белән иркәләп, җылытып торды. Башка көннәрдә туйлар төштән соң гына башланса, бу көнне ГХАТ бүлегендә теркәү тантаналары иртән-иртүк башланды.
Никах теркәү датасын яшь парлар бөтен җаваплылык, игътибар белән сайлыйлар сайлыйлар. “Сигезле» байлык, уңыш һәм иминлек символы булып тора, шуңа күрә бу көнне никахларын теркәгән гаиләләр ныклы һәм бәхетле булалар.
2018 елның 18 августы никах теркәү өчен иң матур һәм популяр датасы дип санала. Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә шимбә көнне 26 пар никахларын теркиячәкләр.
Булачак туй көнен сайлауга өйләнешергә теләүчеләр зур игътибар бирә. Электән безнен бабайлар да аерым көннәрдә барлыкка килгән гаилә ныклы һәм ышанычлы була диеп санаганнар. Бу елның 18 августы да искәрмә булмады. Туй көне датасына өч сигезле яшеренгән. Әлеге цифрны чиксезлек билгесе, озын гомер, мәңгелек мәхәббәт һәм яшь парларга бәхет юраучы булып санала. Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан бу көнне 6 парныңникахы теркәлде.