Булачак туй көнен сайлауга өйләнешергә теләүчеләр зур игътибар бирә. Электән безнен бабайлар да аерым көннәрдә барлыкка килгән гаилә ныклы һәм ышанычлы була диеп санаганнар. Бу елның 18 августы да искәрмә булмады. Туй көне датасына өч сигезле яшеренгән. Әлеге цифрны чиксезлек билгесе, озын гомер, мәңгелек мәхәббәт һәм яшь парларга бәхет юраучы булып санала. Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан бу көнне 6 парныңникахы теркәлде.