2018 елның өйләнер өчен иң матур көне 18 август булды. Мәхәббәтнең һәм гаилә тормышының чиксезлеген аңлаткан өч сигез саны булган бу көнне Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында алты яшь пар сайлады: Гөлназ һәм Денис Муфаздаловлар ( фотода), Алина һәм Альберт Вахитовлар, Зилә һәм Альберт Шакировлар, Ксения һәм Илья Фединнар, Рәмзия һәм Фирдәүс Тазиевлар, Карина һәм Камил Ахуновлар.
Һәр ел үзенең матур туй даталарына бай. 18 август көне шундый даталарның берсе булып өйләнешергә телүче парларга ыгы-зыгы китерде. Лениногорск шәһәре Язылышу сараенда бу көнне барлыгы 21 пар никахларын рәсми рәвештә теркәде. Бу сан уңай энергетика тудыра икән. Шулай ук уңыш һәм иминлек символы булып тора.
"Матур йола" датасында – 2018 елның 18 август көнне – Зәй ГХАТ бүлегендә 12 пар никахларын теркәгән. Никах теркәү датасын яшь парлар бөтен җаваплылык, игътибар белән сайлыйлар. “Сигезле» байлык һәм иминлек символы булып тора, шуңа күрә бу көнне никахларын теркәгән гаиләләр ныклы һәм бәхетле булалар.
18 август көнне Питрәч ГХАТ булегендә 10 яшь пар яңа гаилә төзеделәр. Шул ук көнне 45 ел бергә яшәгән Мухаметгареевлар гаиләсе юбилейларын билгеләделәр. Аларны котларга 3 кызлары һәм 5 оныклары килде.
Бүген Әлки раонында Базарлы Матакның үзәк урамыннан килүче җигүле кыңгыраулы атны, аның бизәкле тарантасында утырган кияү белән кәләшне күреп калырга дип күпләр урамга ашыкты.
Элки районнынТүбән Әлки егете Булат Гобәйдуллин һәм аның кәләше – Ташбилге кызы Фирүзә ЗАГСка законлы никахларын теркәргә әнә шулай бик матур җигүле атта килделәр. Туй кунаклары төялгән затлыдан-затлы машиналар эскорты да бар иде анысы. Әмма бүген инде онытыла башлаган тарантаслы җигүле ат безнең өчен аеруча тансык һәм кадерле шул.
Баулы районы Новозареченск поселогында мәдәният йорты каршындагы мәйданда "Авыл көне" дип аталган бәйрәм үткәрелде.
Әлеге бәйрәм кысаларында искиткеч күркәм Романовлар гаиләсен алтын туйлары белән тәбрик иттеләр. Юбилярлар лаеклы хезмәт юлын узганнар, яхшы балалар тәрбияләп үстергәннәр. Григорий Никифор улы 30 елдан артык тракторчы булып эшли. Валентина Иван кызы терлекче. Алар барлык яшь гаиләләр өчен үрнәк булып тора.
Актаныш районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева 2018 елның 6 айлык йомгаклары буенча авыл башлыклары, авыл җирлеге секретарьлары, табиблар, фельдшерлар алдында чыгыш ясады.Үзенең чыгышында ул туу, үлем, язылышу, аерылышу саннарына анализ ясады. Аерылышу фактларын булдырмау йөзеннән үткәрелгән чараларга тукталды.Үлемне вакытында теркәү буенча бергәләп эш алып бару кирәклеге турында сөйләде.
2018 елның 17 август көнне Түбән Каманың ГХАТ Идарәсендә Калпащиковлар гаиләсенең “Көмеш” туй тантанасы узды.
2018 елның 17 нче августында яңа кушылган яшь пар – Абрамовлар гаиләсе Нурлатның яңа өйләнешүчеләре исеменнән 1 нче сыйныфка баручы Элина Кәлимуллинага мәктәп әсбаплары салынган букча тапшырдылар.
2018 елның 17 нче август көнендә Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә 300 нче пар булып Фәхриев Айдар белән Альбина гаиләсе никаларын рәсми рәвештә теркәде. Шушы дулкынландыргыч вакыйга белән бу гаиләне котлап бүлек җитәкчесе Елена Яков кызы Миннигаләмова язылышу турындагы таныклыны тапшырды һәм тормышлары бары бәхет, мәхәббәт һәм назлы хисләр белән тулып торуын теләде. Шушы көннең иң матур мизгелләрен тормыш буе истән чыгармагыз, кулга-кул тотынышып гомер буе атлагыз.