2018 елның 17 август көнне Түбән Каманың ГХАТ Идарәсендә Калпащиковлар гаиләсенең “Көмеш” туй тантанасы узды.
Алексей Евгеньевич һәм Наталья Николаевна никахларын Түбән Камада 1993 елның 14 август көнендә теркәгәннәр, нәкъ менә шуңа күрә дә алар 25 еллык туй тантанасын «90 нчы еллар» образында үткәрделәр.
Үзенең булачак хатыны белән гаилә башлыгы студент егет булганда таныша. Шул көннән алып мәхәббәт ялкыны кабынып китә дә инде. Мәхәбәттә һәм татулыкта пар ике бала тәрбияләп үстергәннәр – уллары Остап һәм кызлары Анастасия.
Идарә белгечләре юбилярларны чын күңелдән тәбрик иттеләр, аларга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете теләделәр, Мактаулы акт һәм бүләк тапшырдылар. Юбилярлар бер- берсенә мәхәббәт йөзеннән көмеш балдаклар белән алмаштылар һәм Түбән Каманың Мактаулы юбилярлар Китабына үзләренең кулларын куйдылар.