ЯҢАЛЫКЛАР


16
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Юбилярны котларга район башлыгы Илшат Нуриев килде һәм Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Мәхәббәтен Каенсарда очрата ул. Фронт юлларын узган Хатибын: “Бабай бик яхшы кеше булды. Колхозда ул эшләмәгән эш калмады”, — дип еш сагынып искә ала. 41 ел бергә гомер кичерәләр алар. Бүгенге көндә ул биш баланың, кияү-киленнәренең, онык-оныкчыкларының газиз кешесе.

      Кичә үзенең матур юбилеен Уба авылында  яшәүче Бүләк Харисова  билгеләп  үтте. Аңа 95 яшь тулды. Бүләк апа бик матур урында яши. Йорт янында матур чәчәкләр, бакчасында бик куп яшелчә . Күренеп тора, биредә тырыш кешеләр яши.

      Һәр ел Саба районында яңа уку елы алдыннан “Мәктәпкә җыенырга булыш” хәйрия акциясе үткәрелә. Элеге акция кысаларында авыр хәлле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга яңа уку елына әзерләнергә булышу. Бу ел элеге чара 16 нчы август Саба муниципаль районы мәдәният йортында утте.

      2018 елның  16-нче август Яр Чаллы шәһәрдә ГХАТ  идарәсе хезмәткәрләре ел башыннан 4500 баланы теркәделәр. Бу сабый – Юмалина Шайхутдинова –13 август көнендә дөнья күрде.

      Бу балага сәламәтлек, батырлык, тыңлаучан булып үсергә насыйп итәбез!

    Әти-әнисен һәрвакыта елмаю һәм шаянулары белән куандырсын!

16 август көнне Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов һәм Варварино авыл җирлеге Башлыгы Рушан Нотфуллин Көрәле авылында яшәп ятучы Ибраһимова Зәйнәб Галяутдин кызын 90 яшьлек юбилей белән котладылар. Аңа чәчәк бәйләме, истәлекле бүләкләр һәм РФ Президенты В.В. Путиннан котлау хаты тапшырылды.

 Яңа уку елы башланыр алдыннан традиция буенча районда азкеремле, куп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, инвалид әти-әнисе белән яшәүче балаларга, инвалид балаларга ярдәм йөзеннән, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит-2018” хәйриячелек акциясе үтте.


15
август, 2018 ел
чәршәмбе

Балалар йортка шатлык һәм бәхет, ата-ана тормышына җылылык һәм яктылык кертәләр. Шатлык һәм бәхет Кучкарев Рафаэль һәм Дилбәр гаиләсенә 2018 елның 09 августында, Эмиль һәм Эмилия дөньяга килгән көнендә килде. Тантаналы шартларда ГХАТ бүлеге начальнигы урынбасары Екатерина Романова Кучкаревлар гаиләсен шундый искиткеч вакыйга белән котлады һәм туу турында таныклыкларны тапшырды.

Аны  бу бәйрәме белән  Кайбыч башкарма комитеты  җитәкчесе Дания Бәдертдинова, ГХАТ булеге җитәкчесе Гөлнар Хузина һәм Олы Кайбыч авыл советы җитәкчесе  Рәмис Сафин котлады. Мәүлиха Ботановага   Кайбыч муниципаль районы башлыгы  Альберт Рәхмәтуллинның рәхмәт хаты тапшырылды. Килгән кунаклар юбилярга  ныклы сәламәтлек, туганнары һәм балалары янәшәсендә хөрмәттә озын гомер кичереп яшәвен теләделәр.

15 август көнне Яшьлек урамында урнашкан учреждениеләр һәм оешмалар җитәкчеләре өчен киңәшмә узды


14
август, 2018 ел
сишәмбе

     2018 нче елның 14 нче августында Чистай  Никахлашу сараенда матур бәйрәм үткәрелде – Мирсәйҗановлар гаиләсендә “Көмеш туй”.

     Нәкъ 25 ел элек Рөстәм Әнвәр улы белән Ландыш Гомәр кызы  гаилә кордылар һәм шул вакыттан бирле кайгыда да, шатлыкта да тормыш юлыннан бергә атлыйлар. Көмеш юбилей - бер-береңә ихтирамны һәм мәхәббәтне саклау билгесе. Әлеге  бәйрәм көмеш дип атала, чөнки көмеш күңел чисталыгы символы булып тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International