2018 нче елның 14 нче августында Чистай Никахлашу сараенда матур бәйрәм үткәрелде – Мирсәйҗановлар гаиләсендә “Көмеш туй”.
Нәкъ 25 ел элек Рөстәм Әнвәр улы белән Ландыш Гомәр кызы гаилә кордылар һәм шул вакыттан бирле кайгыда да, шатлыкта да тормыш юлыннан бергә атлыйлар. Көмеш юбилей - бер-береңә ихтирамны һәм мәхәббәтне саклау билгесе. Әлеге бәйрәм көмеш дип атала, чөнки көмеш күңел чисталыгы символы булып тора.
25 ел гаилә тормышы Мирсәйҗановлар гаиләсендәге мәхәббәтне тагын да ныгыткан. Алар ике бала тәрбиялиләр, Чистай шәһәрендә яшиләр һәм эшлиләр.
ЗАГС бүлеге җитәкчесе Җәләлова Динара Наил кызы аларның гаилә корган минутларын искә төшерде, Мирсәйҗановлар юбилей вальсын биеделәр һәм бер-берсенә мәхәббәтләрен белдерделәр.