Традиция буенча беренче сентябрь алдыннан Минзәлә районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит-2018» акциясе уткәрелде

2018 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

 Яңа уку елы башланыр алдыннан традиция буенча районда азкеремле, куп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, инвалид әти-әнисе белән яшәүче балаларга, инвалид балаларга ярдәм йөзеннән, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит-2018” хәйриячелек акциясе үтте.

Быел Минзәлә районында беренче сыйныфка 374 укучы бара, шуның 88 енә портфель  тапшырылды. Әлеге зур вакыйга уңаеннан булачак беренче сыйныф укучыларын котларга район башлыгының беренче ярдәмчесе Камил Назмиев, район Совет депутаты Эдуард Кузнецов һәм район оешма җитәкчеләре килде. Быелгы акциядә 90 хәйрияче катнашып, 200 мең сум акча җыелды. Бүгенге көндә акция дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International