Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре муниципаль проектта катнаша

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

     «Минем шәһәр урамнары» муниципаль мәдәни-тарихи программасы кысаларында һәм 2018 елның 8 маендагы  Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Айдар Рәис улы Метшинның №9 нчы Карары кысаларында, ГХАТ Идарәсендә «Минем яшьлегем урамы» проекты эшләнде.

      15 август көнне Яшьлек урамында урнашкан учреждениеләр һәм оешмалар җитәкчеләре өчен киңәшмә узды. Шәһәр Советы депутаты Татьяна Куприянова катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте һәм проектның әһәмиятен һәм бурычларын билгеләде. ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина катнашучыларга ГХАТ Идарәсе белгечләре эшчәнлеге турында сөйләде .

    Исегезгә төшерәбез: проектның максаты – халыкның игътибарын җәлеп итү, шәһәр турында белемен арттыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International