Кичә үзенең матур юбилеен Уба авылында яшәүче Бүләк Харисова билгеләп үтте. Аңа 95 яшь тулды. Бүләк апа бик матур урында яши. Йорт янында матур чәчәкләр, бакчасында бик куп яшелчә . Күренеп тора, биредә тырыш кешеләр яши.
Балачак һәм яшьлек еллары авыр, ач елларга туры килгэн. Ул Бөек Ватан сугышы вакытында фидакарь хезмәте өчен орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә . Бүләк апа 25 ел элек тол кала, хәзер кызы Әлфия белән бергә яши.
Юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Илмира Хөснуллина , Кызыл Яр авыл җирлеге башлыгы Эльвира Сафина бик җылы котладылар. Алар ил президенты открыткасын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Котлауларга Бүләк апаның барлык туганнары, күршеләре дә кушылды.