Юбилярны котларга район башлыгы Илшат Нуриев килде һәм Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Мәхәббәтен Каенсарда очрата ул. Фронт юлларын узган Хатибын: “Бабай бик яхшы кеше булды. Колхозда ул эшләмәгән эш калмады”, — дип еш сагынып искә ала. 41 ел бергә гомер кичерәләр алар. Бүгенге көндә ул биш баланың, кияү-киленнәренең, онык-оныкчыкларының газиз кешесе.
Әминә апаны котларга дип тагын бер кадерле кунагы килгән – килендәше Нурия. “Без гомер буе тату булып, ярдәмләшеп, киңәшләшеп яшәдек”, — ди ул. Йөзләрчә балага хәреф таныткан, кулыннан җитәкләп белем дөньясына алып кергән укытучылары Әминә апаларын укучылары да онытмый.
Әминә апага исәнлек-саулык, тыныч көннәр телибез.