Лениногорск муниципаль районында 18.08.2018 елның 21 пар никахларын рәсми рәвештә теркәде

2018 елның 18 августы, шимбә

Һәр ел үзенең матур туй даталарына бай. 18 август көне шундый даталарның берсе булып өйләнешергә телүче парларга ыгы-зыгы китерде. Лениногорск шәһәре Язылышу сараенда бу көнне барлыгы 21 пар никахларын рәсми рәвештә теркәде. Бу сан уңай энергетика тудыра икән. Шулай ук уңыш һәм иминлек символы булып тора.

Шулай ук, 18 август көнне безнең яраткан Лениногорск шәһәренә 63 яшь тулды. Бу көнне үзешчән сәнгать артистлары катнашында бәйрәм концерты да уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International