Баулы районы Новозареченск поселогында мәдәният йорты каршындагы мәйданда "Авыл көне" дип аталган бәйрәм үткәрелде.
Әлеге бәйрәм кысаларында искиткеч күркәм Романовлар гаиләсен алтын туйлары белән тәбрик иттеләр. Юбилярлар лаеклы хезмәт юлын узганнар, яхшы балалар тәрбияләп үстергәннәр. Григорий Никифор улы 30 елдан артык тракторчы булып эшли. Валентина Иван кызы терлекче. Алар барлык яшь гаиләләр өчен үрнәк булып тора.
Мәдәният йорты артистлары бәйрәмне матур концерт программасы белән бизәделәр.