Мамадыш шәһәренең иң күркәм гаиләләренең берсендә чын баһадир туган. Исеме дә җисеменә туры килә – Добрыня Никитич. Яшь сабыйны теркәргә ГХАТ бүлегенә гаилә башлыгы Никита мөрәҗәгать итте.
Әти кешенең күзләрендә шатлыкның чиге юк иде: яраткан тормыш иптәше Снежана – 3300 гр. авырлыктагы Һәм 52 см. озынлыктагы бәхет җимеше бүләк иткән.
Әйтергә кирәк, бу яшь гаиләне районда белмәгән кеше юк. Алар икесе дә тренер-укытучылар. Шәһәр һәм районның күп кенә балалары алар кул астында дәресләр ала. Снежана – фигуралы шуу буенча тренер-укытучы булса, Никита исә – хоккей буенча тренер. Үзләре дә, укучы балалары да күп кенә кубоклар һәм бүләкләр иясе.
Шунысы кызыклы, балага исемне әтисе сайлаган, әнисе дә бер дә каршы килмичә шунда ук риза булган. Баһадир Добрыняның киләчәктә зур үрләргә ирешәчәгенә бернинди дә шик юк, аңа сәламәтлек теләп калабыз.