Туй көненең матур саны

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

Туй көненең датасын сайлау бик мөһим вакыйга. Чөнки яшьләрнең документларында гомерләре буе алар сайлаган сан булачак.

2018 елда туйлар өчен матур саннар бик күп. Нәкъ менә шундый көнне, 2018 нче елның 18 августында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 22 пар гаилә берлеген теркәделәр.

Ә Хасановлар гаиләсендә өчләтә бәйрәм. Руслан Марсел улы һәм Ләйсән Альберт кызы бер көнне – 18 августта туганнар.

Яшьләрне тормышларында онытылмаслык көннәре белән котлыйбыз! Гаилә рәхәте, җылылык, бәхет-шатлык телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International