Аксубай районының үзәк паркында үз никахларын теркәү күркәм традиция булып китте. Узган җомгада яшь пар - Черкасовлар үзләренең туганнарына һәм якын кешеләренә генә түгел, Аксубайда яшәүчеләргә һәм паркта ял итүче кешеләргә дә бәйрәм бүләге иттеләр. Алар Аксубай муниципаль районының башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә үз никахларын теркәүче 50нче пар булдылар. Алар икесе дә Казан шәһәрендә торалар, тик үз мөнәсәбәтләрен теркәү өчен кәләшнең туган ягына - бәллүр чишмәләр иленә кайтканнар.