8 санының сихрилеге - 18 нче августата Мамадыш ГХАТ булегендә булган язылышу “бумының” сәбәпчесе булды. Бу көндә гаиләләрен теркәргә 15 пар гариза бирде.
Яшьләрнең бәхетенә хәтта табигать белән һава торышы да шатланды: август аеның җылы кояшы көләч нурлары белән иркәләп, җылытып торды. Башка көннәрдә туйлар төштән соң гына башланса, бу көнне ГХАТ бүлегендә теркәү тантаналары иртән-иртүк башланды.
Яшь парлар әйтүенчә, бу сихри дата аларга гаиләләре тагын да ныграк һәм бәхетлерәк булыр дигән ышану уята. Шулай да, ГХАТ бүлеге мөдире Айгөл Әхмәтшина гармония саннарда түгел, ә иң элек үзарамөнәсәбәттә, аңлашуда һәм ышануда булырга тиеш дип искәртте.