Яр Чаллы шәһәреннән Нуртдиновлар гаиләсенең юбилее

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

     Яңа 1983 ел яңа танышулардан башланып китә. Сарман районы Иске Минзәләбаш авылының клубында яңа директор. Алабуга училищесын бетергән яшь Люциягә нәкъ шушы клубта директор булырга дип юллама бирелә. Озын чәчле чибәр кыз авыл егетлэренең күңелен шул арада яулап ала. Кичләрен эштән соң клуб ишек алдында Люцияне чәчәк тотып көтеп торучылар аз булмый. Алар арасында яшь крановщик Ришат та була. Башка егетләрдән йөгереп йөрүче Люция Ришатның тәкъдимен кире бора алмый, ул үзен озатырга ризалаша. Ришат абый белән Люция апа арасында шушы кичтә гыйшык уты янып та китә. Яңа мәхәббәт тарихы шулай башлана. Озак та үтми, яшьләр язылышалар. Ришат абый белән Люция апаның тормышларын нурландыручы 2 балалары һәм 4 оныгы  бар.

Ришат абый, Люция апа! Дөньяның ямен, рәхәтен күреп озак яшәгез, сәламәт булыгыз! Сезгә чын күңелдән гаилә – балалар һәм оныклар бәхете телибез. Бәйрәмегез белән  ихластан котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International