2018 елның 22 августында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Сабировлар гаиләсенең алтын юбилейлары узды.
Шундый шатлыклы көнне, никахлашу Сараеның төп залында юбилярларның барлык туганнары, якыннары, дуслары җыелды, аларга карата матур җылы сүзләр һәм котлаулар яңгырады.
ГХАТ Идарәсе белгечләре Сабировлар гаиләсенә ак бәхет, ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләделәр. ГХАТ Идарәсенең Мактаулы актын һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Айдар Рәис улы Метшинның котлау открыткасын тапшырдылар.
50 ел бәхетле гаилә тормышында Сабировлар гаиләсендә өч кыз дөньяга килгән. Хәзерге көндә Шамил Сабирович һәм Альфинур Мубараковна 3 оныкларының уңышларына сөенеп яшиләр.