2018 елның 22 августында Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә Мусаевлар гаиләсендә туган сабыйга исем кушу тантанасы узды.
Бәхетле ата-ана Сергей һәм Гульнар кызларына матур исем – Милана дип кушканнар. Мусаевлар гаиләсендә сабый тугызынчы бала булды.
Идарә белгечләре Сергей һәм Гульнарны чын күңелдән котладылар, сабыйның беренче документын– туу турында таныклыгын һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлау адресын тапшырдылар.
Туганнары һәм якыннары алдында, кечкенә Милана тантаналы төстә Рәсәй Федерациясе гражданы дип игълан ителде.