2018 елның 24августында Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Гана Республикасы гражданы Джошуа Буер Пуплампу һәм бөгелмәле Елена Александровна Боброва никахларын рәсмиләштерделәр. Яшь пар 2001 елда таныша, студент еллары – егет Казан Дәүләт Университетының биохимия факультеты студенты, кыз –ветеринария академиясе студенткасы.
Уку еллары дәверендә Джошуа Россияне яратып өлгерә, ул аның туган иленә әйләнә, нәкъ менә монда ул үз мәхәббәте – Еленаны таба. Кыз пауэрлифтинг буенча спорт мастеры кандидаты, бик ачык һәм изге күңелле кеше. Яшьләр бик күп вакытларын бергә үткәрәләр: эшлиләр, бердәм проектлар булдырып, дөнья буйлап сәяхәт итәләр. Университетны тәмамлаганнан соң Елена һәм Джошуа Ганада эшлиләр, фәнни һәм укыту эшчәнлеге алып баралар. Озакламый яшь пар Бөгелмәгә кайтырга уйлый, 2010 елда биредә аларның уллары Севастьян туа. Бүген тантаналар залына алар үз язмышларын бергә кушу, бер-берсе өчен бердәнбер, якын кешеләр булып, имин гаилә булдыру өчен килделәр.