ЯҢАЛЫКЛАР


27
август, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 27 августында, Республикасы Көнен бәйрәм итү алдыннан, Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Минниханованың кабул итү мәҗлесе уздырыла .

Республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше белән үткәрелгән тантаналы кабул итү чарасында  Михайловлар гаиләсе Аксубай районын лаеклы итеп тәкъдим иттеләр. Андрей Юлианович һәм Алинә Андронниковна – күпьеллык стажы булган педагоглар. Аларны зур ышаныч белән «Ходай тәгаләдән укытучы” дип атарга була. Алар үз балаларына һәм бер буынга гына түгел дус, өмет һәм таяныч булып торалар.

Бүген, 27 августта, Татар Мулла авылында яшәүче Рамил һәм Сания Гыйматдиновлар Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хәләл җефете Гөлсинә ханым исеменнән оештырылган кабул итүдә катнашалар.  Республика көне алдыннан Казанда  үрнәк гаиләләрне  кабул итү мәҗлесе үткәрү матур традициягә әйләнде. Бүген үткән бу тантанада районыбызның иң күркәм парларыннан берсе Рамил һәм Сания Гыйматдиновлар катнашты.

27 август көнне Татарстан Республикасы көне уӊаеннан Казан Кремлендә Татарстан Президенты исеменнəн Рөстәм Миңнеханов һәм аныӊ тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова үрнəк Татарстан гаиләләрен  кабул иттелəр. Бу бәйрәмдә Югары Ослан муниципаль  районың Югары Ослан авылыннан Карасевларлар  гаиләсе  Владимир улы  Александр һәм  Николай кызы Юлия катнаштылар.  Бу матур,үрнәк  гаилә бик бәхетле,алар райондашлары, авылдашлары арасында зур ихтирам казаналар, өч ул тәрбияләп үстерәләр. Балалары  өчен алар шатлык,ышаныч һәм терәк. Бу гаилəдə һəрвакыт тынычлык. Алар бер-берсен аңлап,яратып бик бәхетле яшилəр.

27 августта  Татарстан Республикасы Көне алдыннан Кремльдә Татарстан Республикасы Президенты иң яхшы гаиләләрне хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү мәҗлесе узды. Баулы районы данын Төхбәтуллинар гаиләсе яклады.

 Төхбәтуллинар гаиләсе никахта 16 ел  бәхетле  яши һәм өч балигъ булмаган бала тәрбияли.

27 нче август көнне Казан кремлендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хәләл җефете Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләренә кадер-хөрмәт күрсәтүгә багышланган тантаналы кабул итү чарасы узды. Бәйрәмдә  республикабызның шәһәр-районнарыннан барлыгы 50 гаилә катнашты.

27 август көнне Әтнә районыннан Галиәхмәтов Илнар Илдар улы һәм Галиәхмәтова Илсөяр Камил кызы Татарстан Республикасы Президенты һәм аның тормыш иптәше оештырган тантаналы кабул итүдә катнаштылар. Галиәхмәтовлар гаиләсе районда бик зур хөрмәткә лаек. Илнар Илдар улы Әтнә районы “Күшәр” күмәк хуҗалыгында җитәкче булып эшли. Илсөяр Камил кызы шәхси эшмәкәр. Галиәхмәтовлар өч искиткеч бала тәрбияләп үстерәләр. Илнар Илдар улы белән Илсөяр Камил кызы барлык район халкына да үрнәк булып торалар.

Бүген, 27 нче август көнне Татарстан Республикасы Президенты һәм аның тормыш иптәше үткәргән иң яхшы гаиләләр белән очрашуда Арча районыннан күп балалы Рамил һәм Әлфира Гарифуллиннар гаиләсе катнаша.

27 август Апас районыннан Рәмис һәм Миләүшә Хәбибуллиннар Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә кабул итүдә катнаштылар. Хәбибуллиннар быел үзләренең көмеш туйларын билгеләп үттеләр. Гаиләдә 3 бала тәрбиябәп үстерделәр. Юбилярлар үзләренең хезмәт юлларын  районга багышладылар.


26
август, 2018 ел
якшәмбе

Актаныш районы ЗАГС бүлегендә бу атнада  7 парның тантаналы төстә теркәлүе үткәрелде.  Туй парлары Актаныш районында яшь парлар өчен ачылган яшьләр аллеясында  фонтаннар янында истәлеккә фотога төштеләр.  Бәхетле парларга Актаныш районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе  Г.Б.Мухамадиева  язылышу таныклыкларын тапшырды. Яшь парларга  ул үзенең изге теләкләрен җиткереп, бәхетле, матур гаилә тормышы теләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International