ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2018 ел
сишәмбе

27 август көнне Казан Кремлендә Татарстан Республикасы көне кысаларында Татарстан Президенты  Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым республиканың иң яхшы гаиләләрен кабул итте. Әлеге тантаналы чарага җыелган 50 гаилә арасында  Балтач районы Борбаш авылыннан Лилия һәм Рөстәм Заһидуллинар гаиләсе дә катнашты.  

Менә  инде 60 ел бергә    Романовлар  гаиләсе  Сергей улы  Анатолий  һәм  Лазар  кызы Любовь матур, тигез гомер итүләрен билгеләп үттеләр.1958 елның 28 августа алар өйләнешәләр.

28 август көнне Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталына сертификатлар hәм районыбызның кечкенә гражданнарына туу турында таныклык тапшырылды.

   Пенсия идарәсе начальнигы урынбасары А.А. Никоноров  аналарга дөрес куллануларын  теләп сертификатлар тапшырды.

2018 елның 28 августында Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә ана капиталына ия булу сертификатын тантаналы рәвештә тапшыру чарасының  чираттагысы узды. Сертификатны алу бәхете районыбызның 11 гаиләсенә тәтеде.

Сертификатка ия булган иң яшь ана -  24 яшьлек Ралия Шәрифуллина , иң өлкән һәм бай әни – 39 яшьлек Голнара Фаттахова. Ул сертификатны өченсе баласы туу сәбәпле алырга килгән.

27 август көнне Кремльдә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов һәм аның җәмәгате Татарстанның иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләде. Әлеге бәйрәмдә Бөгелмә муниципаль районының Карабаш шәһәр тибындагы бистәсеннән күп балалы Җиләевлар гаиләсе катнашты.

Зөлфия Гыйльметдин кызы һәм Фәнил Хөббулла улы Җиләевларның күп балалы гаиләләре Карабаш бистәсендә олы хөрмәт һәм мактауга ия.

     Көне буе Татарстанның төрле районнарыннан, илебезнең төрле төбәкләреннән: Киров өлкәсе, Марий Эл, Удмуртия, Чувашия Республикаларыннан, Волгоград, Ульяновск, Магнитогорск шәһәрләреннән җыелган 100 гә якын «Ак калфак» оешманың вәкилләре районыбызның  җирле йолалары, гореф-гадәтләре, данлыклы шәхесләре, һөнәр үзенчәлекләре белән тан «Ак калфак» бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының рәисе Кадрия Идрисова сүзләренчә, ел саен 5-6 шундый күчмә утырыш үткәрелә.


27
август, 2018 ел
дүшәмбе

Нык гаилә – илебез нигезе, төбәкләр нигезе. Иң яхшы гаиләләр мисалында без ничек дус-тату яшәргә, балаларыңны яратырга һәм тардицияләрне сакларга кирәклеген күрсәтергә телибез. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә уздырылган кабул итү тантанасында хәбәр итте. 

  2018 елның 27 август көнне Татарстан Республикасы көне уӊаеннан Казан Кремлендә Татарстан Президенты  Рөстәм Миннеханов һәм аныӊ тормыш иптәше Гөлсинә Миннеханова үрнəк Татарстан гаиләләрен  кабул иттелəр. Бу бәйрәмдә Балык Бистәсе муниципаль  районыннан  Куприяновлар гаиләсе катнашты.  Куприяновлар гаиләсе – куп балалы гаилә. Алар өч кыз устерәләр. Бу гаилəдə һəрвакыт тынычлык. Алар бер-берсен аңлап,яратып, бер-берсенə риза булып яшилəр.

      Яңа елны каршы алганда ниндидер тылсым булуына балачактагыдай ышанасың, шул тылсымны көтәсең. 1987нче елның 10нчы гыйнвар көнендә шушы тылсым үз көчен куллана да - ике яшь йөрәк арасында мәхәббәт уты янып китә.

     Шәһәрнең Гренада паркындагы үзәк чыршы янында була бу тәүге очрашу. Афганистанда хезмәт итеп кайткан Рифак ике дусты белән шәһәр чыршысын карарга килгән була. Ерактан өч чибәр кызны күреп алып шунда ук тәвәкәлләп, яннарына барып танышырга булалар. Рифак кызларның берсе янына килеп: «Исемең ничек?» - дип сорый. Кыз: «Любовь», дип үзе белән таныштыра. Егет ышанмый һәм дөресен әйтергә куша. Кыз аптырап калмыйча: «Мин – Лилия», ди. Шулай итеп, Любовь вакытлыча Лилиягә әйләнә. Рифак Лилиягә яисә Любовька ныграк тәэсир калдырыйм дип, шул ук кичтә яшьләрне «Батыр» кинотеатрына «Кин-дза-дза» киносына чакыра. Яңа мәхәббәт тарихы шулай башланып та китә.

       2018 нче елнын 27 августында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Минниханов һәм тормыш иптәше Гөлсинә Әхәт кызы исеменнән  Кремльдә республиканың иң яхшы гаиләләрен тантаналы кабул итү мәҗлесесе булды. Саба муниципаль районыннан күп балалы Ахметовлар гаиләсе элеге мәҗлескә чакырулы иде. Райнур һәм Гөлфия Ахметовлар 4 бала үстерәләр. Райнур Гыйльфан улы 2015 нче елдан “Ахметов” фермер хуҗалыгы җитәкчесе. Аның купсанлы бүләкләре намуслы хезмәт нәтиҗәсе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International