Республика көне алдыннан тантаналар залында Марков Владимир Илья улы һәм Зоя Яков кызының гаилә юбилеен хөрмәтләү тантанасы узды. Үз куллары белән безнең юбилярлар зур йорт салганнар, бер бакча утыртканнар, ике малай күтәрергә һәм Марковларның киләсе буынын– 7 онык һәм 10и оныкчык тәрбияләргә булышалар. Юбилярлар үз имзаларын Яшел Үзәннең мактаулы юбилярлар китабына куйдылар.
Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Рәфыйк Зиганша улы һәм Хиндия Солтан кызы Давлетшиннарның гаилә бәйрәмнәре булып узы. “Пар кугәрченнәр” бергә гомер итүләренең 50 еллык юбилейларын билгеләп уттеләр. “Гомер итү–үргә менү диләр. Ә үр менү бер дә җиңел түгел, йә кояш пешерә, йә каршыдан искән җил-буран артка төртә”. Менә шул чакта яныңда тормыш иптәшең–ышанычлы терәгең булу теләсә нинди авырлыкны да җиңәргә ярдәм итәчәк. Юбилярлар тантаналы рәвештә, “лаеклы юбилярлар китабына” имзаларын куеп, ГХАТ бүлеге хезмәткәре Екатерина Романова тарафыннан әйтелгән жылы сузләрне тан калып тынлап утырдылар.
30 август- Татарстан Республикасы көне. Шул уңайдан 2018 елның 29 август көнендә Балтач районы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында бәйрәм алды чарасы уздырылды. Бу бәйрәмдә Балтач районының 14 яше тулган 10 яшь гражданы да катнашты. Аларга ГХАТ булеге хезмәткәрләре, Россия федераль миграция хезмәтчелеге инспекторлары, район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин белән берлектә кулларын кысып иң мөһим документ- паспортлар тапшырылды.
Бала туу – һәрбер гаиләдә көтеп алынган әһәмитле вакыйга. Шул ук вакытта бу вакыйга зур җаваплылык таләп итә.
Республикабыз көне алдыннан, 2018 елның 29 августында, Буа районы Кырык-Садак авылында гөмер итүче Мөнәвәрә Зартдин кызы Садыйкова үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршы алды. Гөмер бәйрәмендә район җитекчеләре һәм туганнары катнаштылар. Мөнәвәрә апага озын гомер сәләмәтлек теләп истә калырлык бүләкләр тапшырдылар. Мөнәвәрә апа тырмыш иптәше белән 10 бала тәрбияләп, хәзерге көндә ул зур кызында тормыш итә.
Бүген үзенең 95 яшьлеген Шигали авылында яшәүче Ларионова Ольга Кондратьевна билгеләп үтә. Ул котлау һәм рәхмәт сүзләрен кабул итә. Ольга Кондратьевнаның сүзләренә караганда, ул бик тә бәхетле кеше, күп кенә авырлыклар кичерергә туры килсә дә, чөнки янында аның якыннары. Ә алар һәрвакыт ярдәм итәргә әзер.
2018 нче елның 27 нче августында Казан Кремлендә Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова белән берлектә Татарстанның үрнәк гаиләләрен кабул итте.
Татарстан Республикасы шәһәрләреннән һәм районнарыннан нык, тату, уңышларга ирешкән, хөрмәткә ия гаиләләр чакырылган иде.
2018 елның 28 август аенда ТР Лениногорск муниципаль раоны ГХАТ бүлегендә 500 нче баланың тууы теркәлде. Бу Иван Михаил улы һәм Мария Василий кызы Ребровлар гаиләсенең көтеп алынган малай балалары - Миронының тууын теркәү булды. ГХАТ бүлеге белгече Трошихина Елена Евгений кызы, баланың туу турындагы таныклыгы белән котлау открыткасы тапшырып, яшь әти-әнигә исәнлек-саулык теләде. Малайга нык сәламәтлек һәм якты киләчәк телибез!
30 август – Татарстан Республикасы көне. Быелгы бәйрәм чаралары республиканың яңа дәүләтчелек статусы алуына 25 ел тулуга багышлана. Әлеге уңайдан төрледән-төрле иҗтимагый-сәяси, спорт, мәдәни чаралар үткәрелә. Аларның чираттагысы 27 августта үтә. Бу көнне Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов республикабыз үсешенә аеруча зур өлеш керткән үрнәк гаиләләрне кабул итә.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов хатыны белән республикасының иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә тантаналы кабул итү уздырган. Барлыгы очрашуга 50 гаилә чакырылды, алар «Татарстанның Гаилә альбомы» геройлары булды.