Бүген үзенең 95 яшьлеген Шигали авылында яшәүче Ларионова Ольга Кондратьевна билгеләп үтә. Ул котлау һәм рәхмәт сүзләрен кабул итә. Ольга Кондратьевнаның сүзләренә караганда, ул бик тә бәхетле кеше, күп кенә авырлыклар кичерергә туры килсә дә, чөнки янында аның якыннары. Ә алар һәрвакыт ярдәм итәргә әзер.