Тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру

2018 елның 29 августы, чәршәмбе

30 август- Татарстан Республикасы көне. Шул уңайдан 2018 елның 29 август көнендә  Балтач районы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында бәйрәм алды чарасы  уздырылды. Бу бәйрәмдә  Балтач районының 14 яше тулган  10 яшь гражданы да катнашты. Аларга  ГХАТ булеге хезмәткәрләре, Россия федераль миграция хезмәтчелеге инспекторлары, район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин белән берлектә кулларын кысып иң мөһим документ- паспортлар тапшырылды. Балаларга матур теләкләр әйтелде. Киләчәктә алар илебезнең чын патриотлары булып, үзләренең яхшы укулары, актив булулары белән дәүләтебезнең ныгыуна зур өлеш кертерләр  дип ышанып калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International