30 август – Татарстан Республикасы көне. Быелгы бәйрәм чаралары республиканың яңа дәүләтчелек статусы алуына 25 ел тулуга багышлана. Әлеге уңайдан төрледән-төрле иҗтимагый-сәяси, спорт, мәдәни чаралар үткәрелә. Аларның чираттагысы 27 августта үтә. Бу көнне Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов республикабыз үсешенә аеруча зур өлеш керткән үрнәк гаиләләрне кабул итә.
Мондый чаралар район-шәһәрләрдә дә оешкан төстә үтә. Кичә шәһәребезнең Тантаналар сараенда шундый матур кичә булды. Бу көнне Чаллының социаль-мәдәни үсешенә аеруча зур өлеш керткән Снарских Сергей Владимирович һәм Анна Евгеньевна, Мусиннар Шамил Гайсаевич һәм Надежда Владимировна, Авлаяровлар Фархад Келдиярович һәм Нодира Гуламовна, Гоношилиннар Евгений Алексеевич һәм Татьяна Борисовна, Елиннар Николай Борисович һәм Любовь Степановна, Габидуллиннар Ильдар Исламович һәм Сирень Салимзяновна, Балта Андрей Васильевич һәм Елена Леонидовна, Игнатовлар Михаил Анатольевич һәм Гульнара Флюровна, Угодиннар Николай Дмитриевич һәм Антонина Александровна, Магдановлар Расуль Анипович һәм Гузалия Газнавиевна җылы сүзләр әйтелде. Йоланы шәһәр башлыгы Магдеев Наил Гәмбәр улы ачты, хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. “Чаллының әлеге күркәм залына чакырылган һәр гаилә хөрмәткә лаек”, – дип хисләре белән уртаклашты ул.