ЯҢАЛЫКЛАР


30
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 29 август көнендә  Арча муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә  “Ана капиталы” сертификатлары тапшыру тантанасы булды.Тантанага районның иң нәни гражданнары белән әти-әниләре, туганнары килгән иде.

Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә Республике Көне алдыннан 200-нче бала теркәлде. Яңа туган мамадышлыга  “Солтан” дигән исем куштылар.  Бу исем гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә “идарәче” дигән мәгънәгә ия.

Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә  Республика кәненә багышланган паспорт тапшыру тантанасы узды.

10 яшь Яшел Үзәнле яңа Россия Федерациясе гражданнары булдылар. Сәламләү сүзе белән залда утыручы кунакларны Россия Федерациясе эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы миграция мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы Грошев Игорҗ Иван улы каршы алдылар.

30 август көнне, Сарман район үзәгенең ял паркында сарманлылар Республика көнен бәйрәм иттеләр. Паркка җыелган халыкны бәйрәм белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде. Шул уңайдан Әхнәф  һәм Фәния Гатауллиннарны алтын туйлары белән, Сопбух һәм Гөлсина Гыйбадуллиннарны зөбәрҗәт туйлары белән котлап, рәхмәт хаты һәм истәлек бүләк тапшырды. Кичә моңлы җырлар, биюләр белән дәвам ителде.

Татарстан Республикасы көне уңаеннан Сарман музеенда  14 яше тулган яшь гражданнарга паспорт бирү чарасы узды.  Шушы җаваплы һәм мәртәбәле вазыйфаның мәгънәсен 14 яшьлек гражданнарга паспорт тапшыру тантанасында Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ә.Ф.Мөхәмәтгәрәев, миграция хезмәте өлкән инпекторы Г.Фатыйхова, район ГХАТ бүлеге җитәкчесе Г.Вәлишина һәм “Бердәм Россия” партиясенең җирле башкарма комитеты җитәкчесе Г.Харисова аңлаттылар һәм котладылар.

Татарстан Республикасы көне уңаеннан 2018 елның 30 август көне Т.Миңнуллин паркында чәчәк бәйрәме үтте.

Дулкынландыргыч мизгел булып “алтын” юбилярларны котлау булды.

Халит Хәбир улы һәм Тәнзилә Сибагат кызы Бикмуллиннарны Кама Тамагы районы башлыгы П.Н. Лоханов рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

   Традиция буенча Тәтештә шәһәр көне Балыкчылар көне белән бер көндә билгеләп үтелә һәм шуңа күрә дә бәйрәм программасына төрле тематик чаралар кертелә.Бу, мәсәлән, “Балык тоту спорты” ярышлары,”Автоледи-2018” (Тәтеш автодромында) Һәм үзәк стадионда бәйрәмне тантаналы ачу чаралары, театральләштерелгән пролог һәм концерт программалары .

   Әлеге бәйрәмдә Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Рәмис Сафиуллов Тимариннар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырды.

Буа районы Яңа Чәчкап авылында яшь әти-әниләр өчен чара үтте. Ул чараны Авыл культурасында һәм  музейда эшләүчеләр белән бергә оештырдылылды. Элек әби-бабайлар заманыннан калган төрле уенчыклар, бишек һәм чогырлар турында хикәяләр, бәбиләр үстергәндә төрле  иске җырлар белән таныштырдылар.

 Үзәк ял паркы иртәнге сәгатьләрдән үк җыр-моңга, чәчәкләргә күмелде. Янәшәдәге урамнарда ярминкә узды. Биредә авыл хуҗалыгы товарлары тәкъдим ителде. Үзәк паркта исә сәүдә рәтләре урын алды. Шулай ук тәм-томнар, шашлык, коймак, кайнар чәйдән авыз итү мөмкинлеге бар иде. ЗАГС бүлеге коллективы чарада бик актив катнашты.


29
август, 2018 ел
чәршәмбе

     Лениногорск шәһәренең 11 нче урта белем бирү гимназиясендә мәктәп яны лагеренда ял итүче балаларны ГХАТ бүлеге экскурсиягә чакырып, аларга бу матур бинада тантаналы рәвештә язылышу, бала тууны теркәү, юбилярларны котлау тантаналары үткәрелү белән бергә иң җаваплы эшләр башкарылуы турында сөйләделәр. Балалар бүлекнең эшчәнлеге, бүгенге һәм кулдан язылган акт китаплары белән таныштылар. Шулай ук яшь кунаклар, Лениногорск шәһәренең күренекле фотографларының инде менә берничә атна дәвамында Язылышу сарае бинасында күргәзмәдә торган фоторәсемнәрен дә карап үттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International