2018 елның 29 август көнендә Арча муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә “Ана капиталы” сертификатлары тапшыру тантанасы булды.Тантанага районның иң нәни гражданнары белән әти-әниләре, туганнары килгән иде. Сертификат алучыларны Арча һәм Әтнә районара Пенсия фонды җитәкчесе Нурмөхәмәтова Рузия Илсуровна,”Бердәм Россия”партиясенен Арча җирле бүлекчәсе җитәкчесе Җәләлетдинов Т.Т. һәм “Автоградбанк” банкы вәкилләре котладылар. Сертификат ияләренә бүләкләр тапшырылды.
Барлык гаиләләргә дә иминлек, тынычлык, уңайлыклар телибез, кайгы-борчулар артта калып, йортларына бары шатлык кына килсен иде.