Сарман районының егетләре һәм кызларына паспорт тапшыру тантанасы

2018 елның 30 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы көне уңаеннан Сарман музеенда  14 яше тулган яшь гражданнарга паспорт бирү чарасы узды.  Шушы җаваплы һәм мәртәбәле вазыйфаның мәгънәсен 14 яшьлек гражданнарга паспорт тапшыру тантанасында Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ә.Ф.Мөхәмәтгәрәев, миграция хезмәте өлкән инпекторы Г.Фатыйхова, район ГХАТ бүлеге җитәкчесе Г.Вәлишина һәм “Бердәм Россия” партиясенең җирле башкарма комитеты җитәкчесе Г.Харисова аңлаттылар һәм котладылар. Үткән гасырда кулланылган туу турындагы таныклыклар, хәрбиләрнең паспортын алыштыручы сугыш елларындагы хәрби билет һәм башка бик күп документлар белән балалар һәм аларның әти-әниләре музейда таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International