30 август көнне, Сарман район үзәгенең ял паркында сарманлылар Республика көнен бәйрәм иттеләр. Паркка җыелган халыкны бәйрәм белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде. Шул уңайдан Әхнәф һәм Фәния Гатауллиннарны алтын туйлары белән, Сопбух һәм Гөлсина Гыйбадуллиннарны зөбәрҗәт туйлары белән котлап, рәхмәт хаты һәм истәлек бүләк тапшырды. Кичә моңлы җырлар, биюләр белән дәвам ителде.