ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2018 ел
шимбә

        Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә үзенчәлекле никах теркәү тантанасы узды. 

          2018 елның август аенда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә  312 бала тууы  рәсмиләштерелде. Алар арасында 170 малай һәм 142 кыз. 

Аксубай муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә сентябрь аенда беренче язылышу турында акт язылып куелды.  Сентябрь аенда уйнаган туй - ул нык һәм озак гаилә союзының башлангычы. Мөнәсәбәтләр гармонияле, җылы, иркен, бай булырга вәгъдә итә. Атряскиннар яшь парын сентябрь аеның беренче көнендә җылы һава торышы, ә кинәт яңгыр - аларны чиксез гаилә тормышының дөрес сынавы белән сөендерде.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит»хәйрия акциясенә йомгак ясалды. Акциядә дистәләгән яшь пар катнашты.

Юбилярны котларга дип район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов , социаль яклау бүлеге башлыгы Алсу Гатиятуллина, җирлек рәисе Рафил Җәләев,  “Кама” хуҗалыгы җитәкчесе Рәкыйп Нәҗипов,  Пыжмара мәктәп директоры, “Хезмәт” газетасы журналисты килделәр. Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хаты белән район җитәкчесе исеменнән җылы юрган тапшырдылар. Килгән кунакларның  изге теләкләре, мактау сүзләре өлкәннәрнең  күңеленә бигрәк тә хуш килде, бабай елап та алды.

1 сентябрь - бу беренче сыйныф укучылары өчен истәлекле көн, алар мәктәпкә беренче тапкыр киләләр, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен, алар бу мәктәптә шалтыраткан Беренче кыңгырауны соңгы тапкыр ишетерләр һәм алар  тормышында яңа этабы ачыла. 2018 елның 1 сентябрь көнендә ТР Лениногорск муниипаль районының урта белем бирү мәктәпләрендә бөтен укучылар өчен “Беренче кыңгырау” чыңлады. Шәһәребезнең 5 нчы урта белем бирү мәктәбендә узган тантанада ГХАТ бүлеге мөдире Елена Яковлевна Миннигалямова зур тормышка аяк басучы укучыларыбызга киләчәктә бары тик уңышлар, нык сәламәтлек һәм үз көчләренә ышанырга өндәде.

1 сентябрь көнне Сарман районы Кәүҗияк авылында яшәүче Корбангалиев Гаяз абый һәм Халидә апаның гаилә корып яшәүләренә 65 ел, Гаяз абыйның 90 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Гаяз абый шушы авылда туып үсә, гомер буе терлекчелектә эшли, алдынгы терлекче була.


31
август, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, 500 нче никах пары теркәлде. Юбилей пар булып Бурковлар гаиләсе булды.

ГХАТ бүлеге начальнигы урынбасары, Екатерина Романова яшь парларга зур гаилә бәхете, үзара аңлашу теләде.

    Сабыйны бала тудыру йортыннан каршы алу – ул чын гаилә бәйрәме. 2018 елның 31 август  Яр Чаллы шәһәренең  Кама балалар медицина үзәгендә  15 сабыйны тантаналы рәвештә каршы алу бәйрәме булды.

Ел саен Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" дигән хәйрия акциясендә катнаша. Акциянең максаты - аз керемле, күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International