Юбилярны котларга дип район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов , социаль яклау бүлеге башлыгы Алсу Гатиятуллина, җирлек рәисе Рафил Җәләев, “Кама” хуҗалыгы җитәкчесе Рәкыйп Нәҗипов, Пыжмара мәктәп директоры, “Хезмәт” газетасы журналисты килделәр. Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хаты белән район җитәкчесе исеменнән җылы юрган тапшырдылар. Килгән кунакларның изге теләкләре, мактау сүзләре өлкәннәрнең күңеленә бигрәк тә хуш килде, бабай елап та алды. Рәшит абый белән Мөнәвәрә апа өйләнешкәнче 6 ел йөргәннәр, аннан Рәшитен армиягә озаткан, кайткач 1952 елның 10 декабрендә кавышып бер гаилә булып яши башлаганнар һәм шуннан бирле 66 ел бергә. Тормышларын тулыландырып 5 кыз һәм 1 малай алып кайталар. Балаларын үзләре кебек тырыш, хезмәт сөючән, ярдамчел итеп тәрбиялиләр алар. Рәшит абый белән Мөнәвәрә апа озак еллар колхозда эшләп , лаеклы ялга шуннан китәләр. Бүгенге көндә Шакировлар төп нигездә икесе генә гомер кичерәләр. Шул ук авылда яшәүче кызлары Фәридә эти-энисен тәрбияләп, кадер-хөрмәт күрсәтеп тора. 14 онык, 9 оныкчыклары- эби-бабайның зур куанычлары булып торалар. Рәшит абый белән Мөнәвәрә апа кебек тигез, җәмгыятькә игелекле балалар үстергән гаиләләр районыбыз өчен шатлык инде ул.