ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

Үзенең 90 яшьлек юбилеен көчле рухлы  хезмәт ветераны Имаметдин Газиев билгеләп үтте.

Имаметдин Мухаметдин улы  Башкортостан Республикасы  Туймазы районы  Карат авылында туып үсә. Аңа Бөек Ватан сугышының бөтен авырлыкларын үз җилкәсендә тоярга туры килә.  Армиядән кайткач Баулыда нефтче булып эшли башлый.  Шушы елларда  ул бөтен гомеренең мәхәббәте  Гөлҗәннәтне очрата. Алар бергә бәхетле 55 ел гомер итәләр, кыз һәм ул тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы  инде сигез ел ветеран тол яши.


3
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

       2018 елның 3 сентябрь көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә “ Гаилә тәрбиясе әлифбасы” проектының беренче дәресе узды. 

           2018 елның 3 сентябрь көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә яңа уку елында “ Гаилә белемнәре” электив курсының беренче дәресе узды. 

Нурлат районы башлыгы урынбасары Флюра Ногманова Нурлат картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче Мария Ивановна Творогованы 90 яшьлеге белән котлады.

Мария Ивановна – тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучы толы, Сугыш елларында колхозда эшләгән. Сугыштан соң Чиләбе өлкәсенә киткән. Киров исемендәге заводта эшләгән, станокларда машина-трактор детальләре ясаганнар. Аның гомуми хезмәт стажы – 41 ел. Тормыш иптәше белән 57 ел гомер кичергәннәр.


2
сентябрь, 2018 ел
якшәмбе

2018 елның 02 сентябрь көне Кама Тамагы районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Газинур Габидуллин Тәмте авыл җирлеге башлыгы Игорь Зиновьев белән Тәмте авылында яшәүче Софонов Александр Николай улын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы һәм Башкарма комитеты җитәкчесеннән истәлекле бүләк тапшырдылар.

Сарман авылында яшәүче Әлфис һәм Гөлүсә Рәҗәповлар алтын туйларын билгеләп үттеләр, ә 2 сентябрьдә гаилә башлыгы Әлфис абыйга 80 яшь тулды.

Аларны истәлекле бәйрәмнәре белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова тәбрикләде, район башлыгының рәхмәт хатын һәм кыйммәтле бүләк тапшырды.

Август  аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 25 сабый теркәлде:16-малай һәм 9 кыз. Шуларның 8 се гаиләдә  беренче бала, 9 – икенче, 7 -  өченче, 1-дүртенче бала булып туган.

Әти-әниләр балаларына Алан, Имиль, Әмир, Илья, Милан, Кирилл, Дмитрий, Эмиль, Рамзан, Михаил, Азамат, Данир, Родион, Артём, Юсиф, Аскар, Эсмира, Амелина, Ләйлә, Ралина, Сәида, Амелия, Алиса, Августина, Елизавета дигән  матур исемнәр бирделәр.


1
сентябрь, 2018 ел
шимбә

          2018 елның 1 сентябрь көнендә Түбән Кама районы Гражданлык хәле  актларын теркәү идарәсендә яңа өйләнүчеләргә кереш инструктаж үткәрелде. 

             Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә  “  Укучыга багышлау” дип исемләнгән квест-уен уткәрелде. 

           2018 елның 1 сентябрь көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә кияу белән кәләшләр өчен  “ Юнона” булачак гаилә” мәктәбенең чираттагы дәресе узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International