Сарман авылында яшәүче Әлфис һәм Гөлүсә Рәҗәповлар алтын туйларын билгеләп үттеләр, ә 2 сентябрьдә гаилә башлыгы Әлфис абыйга 80 яшь тулды.
Аларны истәлекле бәйрәмнәре белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова тәбрикләде, район башлыгының рәхмәт хатын һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. Юбилярларга котлау сүзләрен шулай ук ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миннеголов, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Гөлүсә Харисова җиткерделәр, ныклы сәламәтлек, иминлек һәм тагын бик күп еллар матур гомер кичерүләрен теләделәр.