Нурлат районы башлыгы урынбасары Флюра Ногманова Нурлат картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче Мария Ивановна Творогованы 90 яшьлеге белән котлады.
Мария Ивановна – тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучы толы, Сугыш елларында колхозда эшләгән. Сугыштан соң Чиләбе өлкәсенә киткән. Киров исемендәге заводта эшләгән, станокларда машина-трактор детальләре ясаганнар. Аның гомуми хезмәт стажы – 41 ел. Тормыш иптәше белән 57 ел гомер кичергәннәр.