2018 елның 1 сентябрь көнендә Түбән Кама районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә яңа өйләнүчеләргә кереш инструктаж үткәрелде.
ГХАТ идарәсе белгечләре кияү белән кәләшләргә никах теркәү көнендә нәрсә буласын, нәрсәләргә игътибар итәсен, гомүмән тантана ничек үтәсен әйтеп киттеләр.
Шулай ук идарә киңлегендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар.