Имаметдин Мухаметдин улы Башкортостан Республикасы Туймазы районы Карат авылында туып үсә. Аңа Бөек Ватан сугышының бөтен авырлыкларын үз җилкәсендә тоярга туры килә. Армиядән кайткач Баулыда нефтче булып эшли башлый. Шушы елларда ул бөтен гомеренең мәхәббәте Гөлҗәннәтне очрата. Алар бергә бәхетле 55 ел гомер итәләр, кыз һәм ул тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы инде сигез ел ветеран тол яши.
Имаметдин Газиев 40 елдан артык ПРС та бораулаучы булып эшли, аннан пенсиягә чыга. Ул тырыш һәм хезмәт сөючән кеше, хезмәттәшләре арасында тирән хөрмәт казанган.
– Безнең әти –җаваплылык һәм тормыш сөючәнлек үрнәге, – дип сөйли юбилярның кызы Светлана Сәлахова.
Юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина котлады һәм ил президенты Владимир Путинның котлау хатын, бүләк тапшырды.. Бу истәлекле көндә Имаметдин Газиевны «Баулынефть» идарәсе ветераннар советы рәисе Чулпан Фәтхуллин котлады һәм ветеранга юбилей медале тапшырды.