Әлмәт шәһәре ГХАТ идарәсенең "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" дигән хәйрия акциясендә катнашуы

2018 елның 31 августы, җомга

Ел саен Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" дигән хәйрия акциясендә катнаша. Акциянең максаты - аз керемле, күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү.

Яңа уку елы алдыннан яшь парлар бүләк иткән мәктәп кирәк-яраклары,   яңа хуҗалы булдылар. ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Амирова Гүзәл Рәис кызы  Югары Акташ авылында яшәүче гаиләдә кунакта булды. Булачак беренче сыйныф укучылары Руслан һәм Радик ата-аналары һәм өлкән абыйлары белән яшиләр. Егетләргә рюкзаклар белән барлык кирәкле канцелярия товарлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International