90 яшьлек һәм тимер туй юбилейлары

2018 елның 1 сентябре, шимбә

1 сентябрь көнне Сарман районы Кәүҗияк авылында яшәүче Корбангалиев Гаяз абый һәм Халидә апаның гаилә корып яшәүләренә 65 ел, Гаяз абыйның 90 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Гаяз абый шушы авылда туып үсә, гомер буе терлекчелектә эшли, алдынгы терлекче була.

 Тормыш иптәше Халидә апа белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр.Тимер туйлары белән аларны котлап район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, район ветераннар Советы рәисе Нәҗип Миннеголов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гыйльметдинова, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Гөлүсә Харисова, Кәүҗияк ветераннар советы рәисе Фәүзимә Шакирова һәм якыннары тәбрикләделәр. Аларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хаты, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ныклы сәламәтлек, муллык, бәхет теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International