Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе “Һөнәр озлары” Республика конкурсының җиңүчесен никахлашу көне белән котлый

2018 елның 1 сентябре, шимбә

        Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә үзенчәлекле никах теркәү тантанасы узды.

         Үз имзалары белән Татарстан Республикасы ГХАТ органнары “Һөнәр остазлары “ конкурсының җиңүчесе, “ Никах теркәү танатанасының иң яхшы алып баручысы” исеменә лаек булган Алсу Вагизова һәм Артур Ахметшин никахларын теркәделәр. ГХАТ идарәсе белгече буларак Алсу 1000 пардан артык яшьләр өйләндерде. Ә хэзер үзе мәхәббәт  залга кәләш булып керде.

       Идарә җитәкчесе Бэлла Ивановна Махотина яшьләрне туй көннәре белән котлады. Гаилә иминлеге теләп, ГХАТ идарәсе коллективыннан котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International