2018 елның август аенда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә 312 бала тууы рәсмиләштерелде. Алар арасында 170 малай һәм 142 кыз.
Беренче бала булып 112 гаиләдә, 139 гаиләдә икенче бала булып, 61 гаиләдә өченче һәм күбрәк сабый туа.
Әмир, Кәрим, Матвей, Әминә, София һәм Амелия исемнәре бик нык популярлашып килә. Прохор һәм Анора август аеның иң сирәк исемнәре булып санала.