Казан Кремлендә Чистай гаиләсен хөрмәтләделәр

2018 елның 28 августы, сишәмбе

2018 нче елның 27 нче августында Казан Кремлендә  Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова белән берлектә Татарстанның үрнәк гаиләләрен кабул итте.

 Татарстан Республикасы шәһәрләреннән һәм районнарыннан нык, тату, уңышларга ирешкән, хөрмәткә ия гаиләләр чакырылган иде.

 Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов кунакларга сәламләү сүзләрен җиткерде, һәрбер кешенең тормышында гаиләнең мөһимлеген ассызыклады. Гаиләдә рухи гадәтләр һәм халыкның милли мирасы  киләчәк буыннарга тапшырыла.

   Тантанага чакырылган үрнәк гаиләләр арасында Чистай шәһәреннән Сергей Владимирович белән Наталья Викторовна Ялюховлар гаиләсе дә бар иде, алар июнь аенда гаилә тормышының юбилеен үткәрделәр.  Әлеге пар – нык, яшь, актив гаиләнең үрнәге, алар зур уңышларга ирештеләр һәм шәһәр халкының хөрмәтен яуладылар.

   Наталья Викторовна табиблар гаиләсендә туган, әнисе һәм әбисе юлыннан киткән. Һөнәри осталыгын үстерә, шәһәрнең иҗтимагый тормышында актив катнаша, Татарстан Республикасы Стоматология Ассоциацисе һәм табиблар Ассоциацисе әгъзасы була. Чистай районы үзәк хастаханәсенең Почет грамотасы, 2013-2017 нче елларда Татарстан Республикасы  Сәламәтлек министрлыгының  мактау грамоталары белән бүләкләнә. Өч улның әнисе буларак, ул табибларның авыр хезмәте белән әни, хатын, кыз булуны берләштерә ала.

   Сергей Владимирович гаилә тормышының үрнәге, бүгенгесе көнгә кадәр Чистай шәһәре 67 нче янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе булып эшли.Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы медальләре,  М.В.Чуйков исемендәге медаль белән бүләкләнгән,  “МЧС ның Федераль янгын сүндерү хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча иң яхшы караул башлыгы” исеменә лаек була.

 Ялюхиннар гаиләсендә бер-берсен хөрмәтләү, ышаныч, таяныч, җаваплылык хисе яши, балалар җылы гаилә учагында үсәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International