2018 нче елнын 27 августында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Минниханов һәм тормыш иптәше Гөлсинә Әхәт кызы исеменнән Кремльдә республиканың иң яхшы гаиләләрен тантаналы кабул итү мәҗлесесе булды. Саба муниципаль районыннан күп балалы Ахметовлар гаиләсе элеге мәҗлескә чакырулы иде. Райнур һәм Гөлфия Ахметовлар 4 бала үстерәләр. Райнур Гыйльфан улы 2015 нче елдан “Ахметов” фермер хуҗалыгы җитәкчесе. Аның купсанлы бүләкләре намуслы хезмәт нәтиҗәсе.