Менә инде 60 ел бергә Романовлар гаиләсе Сергей улы Анатолий һәм Лазар кызы Любовь матур, тигез гомер итүләрен билгеләп үттеләр.1958 елның 28 августа алар өйләнешәләр.
Мәхәббәт һәм татулыкта гомер кичергәннəр бәхетле парларга карата хөрмәт һәм соклану хисләре уяна. Бер-берсен хөрмәт иткəнгə, авырлыкларга карамастан, төрле киртәләрне җиңеп, үзара яратышып һәм хөрмәт итеп тормыш юлыннан атлыйлар. Бу парлар берсен берсе яратканга матур һәм тату гаиләлəрендə мәхәббәт, татулык һәм иминлек саклап калалар. Тату гаилə төзү өчен - мәрхәмәтле, шәфкатьле һәм тугры, намуслы һәм хезмәт сөючән булу кирəк.
60 ел бергə гомер иткəн Романовлар гаиләсен ”Районның хөрмәтле юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитəкчесе Наталья Кадырова юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды. Бу котлауларга балалары,туганнары да кушылдылар.