Яңа елны каршы алганда ниндидер тылсым булуына балачактагыдай ышанасың, шул тылсымны көтәсең. 1987нче елның 10нчы гыйнвар көнендә шушы тылсым үз көчен куллана да - ике яшь йөрәк арасында мәхәббәт уты янып китә.
Шәһәрнең Гренада паркындагы үзәк чыршы янында була бу тәүге очрашу. Афганистанда хезмәт итеп кайткан Рифак ике дусты белән шәһәр чыршысын карарга килгән була. Ерактан өч чибәр кызны күреп алып шунда ук тәвәкәлләп, яннарына барып танышырга булалар. Рифак кызларның берсе янына килеп: «Исемең ничек?» - дип сорый. Кыз: «Любовь», дип үзе белән таныштыра. Егет ышанмый һәм дөресен әйтергә куша. Кыз аптырап калмыйча: «Мин – Лилия», ди. Шулай итеп, Любовь вакытлыча Лилиягә әйләнә. Рифак Лилиягә яисә Любовька ныграк тәэсир калдырыйм дип, шул ук кичтә яшьләрне «Батыр» кинотеатрына «Кин-дза-дза» киносына чакыра. Яңа мәхәббәт тарихы шулай башланып та китә.
Моннан нәкъ 30 ел элек 1988нче елның 27нче август көнендә яңа Загриевлар гаиләсе туа.
Гаиләгә җылылык, нур өстәп, беренче мәхәббәт җимешләре – кызлары Эльвира дөньяга килә, соңрак уллары Эльдар да тормышларын тагын да ямьләндереп җибәрә.
Баланың баласы балдан татлы диләр, бу чыннан да шулай. Бүгенге көндә юбилярларыбыз иң бәхетле әби-бабайларның берсе, аларның ике оныклары бар - Амелия белән Роберт.
Рифак абый, Любовь апа! Дөнья каршында икегезнең дә йөзегез ак, җаныгыз пакъ. Киләчәк буын, безнең буынга үрнәк булып калырлык гаилә сез! Дөньяның ямен, рәхәтен күреп озак яшәгез, сәламәт булыгыз!