2018 елның 28 августында Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә ана капиталына ия булу сертификатын тантаналы рәвештә тапшыру чарасының чираттагысы узды. Сертификатны алу бәхете районыбызның 11 гаиләсенә тәтеде.
Сертификатка ия булган иң яшь ана - 24 яшьлек Ралия Шәрифуллина , иң өлкән һәм бай әни – 39 яшьлек Голнара Фаттахова. Ул сертификатны өченсе баласы туу сәбәпле алырга килгән.
ГХАТ бүлегенең баш белгече Фәния Гаязова бәхетле әти-әниләрне гаиләләренең тулылануы белән тәбрикләде, җылы теләкләрен җиткерде.
Җирле пенсия фонды җитәкчесе Шамил Хәсәнов гаиләләргә бәхетле тормыш, сабыйларына саулык, бәхетле гомер теләде. Ул үз чиратында сертификатның законлы рәвештә куллану мөмкинлекләрен тәфсирләп сөйләде. Шулай ук, дәүләтнең ныклы ярдәме булганда өченче һәм дүртенче балаларны курыкмыйча алып кайтырга була дип ассызыклады.
Әлеге чара истәлекле фото белән йомгакланды.